Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга коронавирусның яңа төре килде

Ул тиз йогышлы һәм конъюктивит ясый.

Россиядә коронавирусның яңа төре - “Арктур” штаммы теркәлде. Бу хакта Роспотребнадзор идарәсе белгечләре хәбәр итте. Аның аермалылыгы шунда: ул тиз йогышлы һәм күзләргә конъктивит ясый. "Цербер", "Кракен" штаммнары белән охшаш яклары да бар. Хәлсезлек күзәтелә, тән температурасы 38гә кадәр күтәрелә, баш, тамак авырта, ютәлләтә, төчкертә. Табиблар әйтүенчә, "Арктур" штаммын хроник авырулары булган һәм өлкән яшьтәгеләр авыр кичерә. 

“Арктур” штаммы иң беренче Һиндстанда ачыклана. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының махсус исемлегенә кертелде. Әлеге штамм хәзер Австралия, Америка һәм Сингапурда актив тарала. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: роспотребнадзор коронавирус