Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга милли бүлек кирәк

Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге еллык эшчәнлегенә йомгак ясады.

Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин шәһәрдә татар җәмәгатьчелегенең активлыгын билгеләп үтте. Бу милләтебезне туплау, таныту буенча куелган хезмәтләрдә чагыла. Факил Мөхәммәт улы шәһәр хакимиятендә милли бүлек оештыру тәкъдимен дә җиткерде, бу милли эшләрне оештыруда бик нык ярдәм итәр иде. Милли көрәш федерациясе вәкиле Айдар Нәҗмиев бу төр спортны Чаллыда ныгыту, татар егетләренең төрле ярышларда яулаган уңышларына тукталды. Соңгы елларда күрсәткечләр бермә-бер югары. Ә бу турыдан-туры спортчыларыбызны матди кайгыртуга бәйле. Көрәш федерациясен ТР Дәүләт Советы депутаты, эшмәкәр Марсель Мингалимов җитәкли башлагач, хәлләр уңай якка үзгәрде. 

Татар матбугаты эшчәнлеге турында конгресс әгъзаларына «Шәһри Чаллы» газетасы баш редакторы Резидә Юсупова җиткерде. Ул уңышлардан бигрәк проблемаларга күбрәк тукталды. Газета-журналларга язылу барышына тискәре йогынты ясаучы беренче фактор – Чаллыда почта бүлекләренең ябылуы, почтальоннарның күпләп эштән китүе. Бу әлбәттә. Ил күләмендә хәл ителүне сорый торган мәсьәлә. Бүгенге көндә эчтәлекләре буенча республика басмалары белән рәттән торган «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау», «Мәйдан» басмалары альтернатив яздыруга күчеп бара. Ягъни редакция коллективлары газеталарны үзләре яздыралар, үзләре илтеп бирәләр. Таянычлары, әлбәттә, милли җанлы шәһәрдәшләребез. 

Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин Чаллыда балаларга татар телендә белем бирү, тәрбия мәсьәләләренә тукталды. Бүген укыту программалары милли белем бирү стандартларына яраклаштырып башкарыла. Милли хәрәкәт активисты Тәлгать Әхмәдишин исә Чаллыда татар телендә укытудан канәгать түгел. Татар мәктәпләре саны 11 булса да, аларда белем бирү татарча түгел, ди ул. Аның фикерен язучы, милли хәрәкәт лидеры Фәүзия Бәйрәмова да хуплый. Татар тарихы турында дистәләгән китаплар язган галимә Чаллы мәктәпләрендә үзе белән очрашулар оештыру яшь буында милли үзаң тәрбияләүгә йогынты ясар иде, ди. 

Очрашуда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең республикада төбәкләрендә эшләү буенча урынбасары Ирек Шәрипов катнашты. Ул милләтебез алдындагы хезмәтләре өчен зур көч куйган шәһәрдәшләребезгә Рәхмәт хаталары тапшырды. Алар арасында «Шәһри Чаллы» газетасы баш редакторы Резидә Юсупова да бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев