Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга республиканың ТОС рәисләре җыелды

Автокалада ТОСлар эшчәнлегенә багышланган республика конференциясе үтте.

Чаллыда территориаль иҗтимагый үзидарә (ТОС) эшчәнлекләренең актуаль мәсьәләләренә багышланган республика конференциясе узды. Аны "ТР муниципаль берәмлекләре Советы" һәм шәһәр хакимияте оештырды.

Конференциядә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ассоциация рәисе Экзам Гобәйдуллин, ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм үзидарә буенча комитет рәисе Альберт Хабибуллин, шәһәр башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, 400ләп ТОС рәисе катнашты. 

Фәрид Салахов үзенең чыгышында "Иң яхшы ТОС" республика бәйгесе гамәлгә кергәннән башлап Чаллыга 63 млн сум акча җәлеп ителүен әйтте. 

"Бу акчаларга балалар, спорт мәйданчыклары яңартылды, юллар ремонтланды, ачык һавада кино  күрсәтү җиһазы алынды. - диде ул.- Патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә.  

 ТОСлар махсус хәрби операция зонасына 23 млн сумлык гуманитар йөк җыеп җибәрделәр. Волонтерлар маскировка челтәре, коры ашлар әзерләде, 16,5 тонна йөкне илтергә 30 тапкыр СВО зонасына бардылар".

Сүз уңаеннан, Чаллыда 80 ТОС уңышлы эшли. 

«Чаллы - сәнәгать көчен берләштергән шәһәр. Ул бүген дөньякүләм машина төзелеше үзәге. Ул - яшәү дәрәҗәсе югары, зур икътисади казанышлар һәм кешеләргә яшәр өчен уңайлы булган Россиянең иң перспективалы шәһәрләренең берсе. Монда ТОСларның да роле аз түгел", - диде "ТР муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин.

Конференциядә уңышлы эшләүче һәм туган көннәрен билгеләп үтүче ТОС рәисләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТОСҗитәкчесе Конфереция