Чаллыга Россия шәһәрләреннән 100дән артык табиб эшкә килде
Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе хәбәр итте.
Шәһәр Советының чираттагы сессиясендә башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов 2025 елда башкарылган эшләр турында сөйләде.
Ул сәламәтлек саклау өлкәсен үзләренеэ эшендә иң мөһим юнәлеш дип бәяләде.
Узган елда автокалада 190548 кеше диспансеризация үтте. Балалар һәм яшүсмерләр арасында профилактик тикшерүне 131052 кеше узды.
Чаллыда сәламәтлек өлкәсендә кадрлар мәсьләсен хәл итүгә игътибар зур.
«2025 елда Чаллыга Россиянең төрле төбәкләреннән Татарстан Хөкүмәте гранты программасы буенча 101 табиб килде. 66 табибка торак алу өчен 800 мең сум грант бирү хупланды. Моның өстенә социаль ипотека программасы буенча фатир алу өчен шәһәр бюджетыннан 500 меңәр сум акча бирелә. Бу эш быел дәвам итә», – диде Фәрид Салахов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев