Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга Россиянең сәнәгать министры килә

Бүген Орган залында машина төзүчеләрнең республика бәйрәме була.

Бүген Чаллыга бик күп дәрәҗәле кунаклар килә. Алар арасында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов та бар. Алар Орган залында узачак машина төзүчеләрнең республика бәйрәмендә катнашачакалар.

Сүз уңаеннан, Орган залы янында Татарстан предприятиеләрендә җитештерелгән техника күргәзмәсе оештырылды. Анда күпчелекне автогигантта җитештерелгән йөк машиналары, хәрби техника, торак-коммуналь хуҗалык өчен махсус техника тәшкил итә. Күргәзмәне кичке 17 сәгатькә кадәр карарга мөмкин.

Орган залында республиканың машина төзүчеләре хөрмәтенә концерт була. Алдынгыларга дәүләт бүләкләре тапшырылачак. 

Фото: РИА Новости / Виталий Невар


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина төзүчеләр көне ТР Рәисе