Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга Рөстәм Гатин кайта

Аның белән оекбаш бәйләүчеләр очрашырга уйлый.

Чаллы эшмәкәре, "Приют человека" хәйрия проекты җитәкчесе Рөстәм Гатин февральдә янә Чаллыга кайтачак. Бу хакта "Дарим тепло" солдатларга оекбашлар бәйләүчеләр берләшмәсе җитәкчесе Светлана Карпова хәбәр итте. Алар Рөстәм Гатин белән тыгыз элемтәдә тора. Аның аша солдатларга капчык-капчык бәйләнгән оекбашлар, бияләйләр, снудлар җибәрәләр.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Гатин үз теләге белән октябрьдә Лисичанскка китте. Ул дуслары белән авыр хәлдә калган кешеләргә кайнар аш ашата. Моннан тыш, солдатлар турында да онытмый. Чаллы кул осталары бәйләп җибәргән оекбашларны хәрбиләргә тарата.

"Татарстаннан. Чаллы әбиләре, хатын-кызлары бәйләгән оекбашлар. Аякларыгызны да, күңелләрезне дә җылытсын", - ди ул.

Моннан алда ул бер хәрби белән Чаллы кул осталарына рәхмәтләрен җиткереп видеоязма да җибәргән иде. 
Оекбаш бәйләүчеләр хезмәтләренең нәтиҗәсен күргәч сөенә. Тагын да күбрәк бәйләргә дәртләндерә диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция