Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга рус теле, математика укытучылары җитми

Быел 245 яшь укытучы мәктәпләргә бара.

Чаллыда мәгариф өлкәсендә 8,5 мең укытучы эшли, аларның 28 проценты 35 яшькә кадәргеләр. 

Шулай да кадрлар кытлыгы бар. Мәктәпләргә физика, химия, рус теле, математика укытучылары җитми. Бу хакта укытучыларның август киңәшмәсендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте. 

«Безнең шәһәрдә кадрларны Чаллы дәүләт педагогия университеты һәм педагогия көллияте әзерли. Шуңа да карамастан кадрлар кытлыгы бар. Физика, математика, рус теле укытучылары җитми», – диде ул.

Аның әйтүенчә, ел саен мәктәпләргә 200дән артык яшь белгеч эшкә килә. Яңа уку елында  аларга тагын  245 кеше өстәлә.  Мэр яшьләргә киләчәктә ярдәм итәргә һәм остазларның тәҗрибәсен кулланып көчле педагогик команда үстерергә кирәклеген искәртте. 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика хөкүмәте ярдәмендә педагогларга грант ярдәме тормышка ашырыла. Бүгенге көндә Чаллыдан 130 укытучы финанас ярдәме алды. 

фото «Татар информ»нан алынды

Татарстанда «Балалар һәм яшьләр» илкүләм проекты тормышка ашырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты