Чаллыга Салават Фәтхетдинов килә
Бу ялларда ипподромда халык артисты Кубогына автоузышлар була.
21-22 февральдә Чаллы ипподромында зур спорт бәйрәме 30нчы хәйрия автоузышлары була. Ярышлар Россия Чемпионаты статусында уза.
Боз өстендә илебезнең күренекле спортчылары «1400», «1600», «Академия» һәм «Свободный» дисциплиналарында җиңү өчен ярышачак.
«Салават Кубогына» автоузышлар – Россия автоспортында уникаль күренеш. Бу Россиядә бердәнбер хәйрия узышлары.
Спортчылар җиңү өчен генә узышмыйлар, шәфкатьлелеккә дә үз өлешләрен кертәләр. Җыелган акча традиция буенча ятимнәр йортында тәрбияләнүчеләргә тапшырыла.
Исегезгә төшерәбез, «Салават кубогы»на ярышлар 1998 елда башланды. Шуннан бирле ул спорт белән изгелекне берләштергән Чаллының визит карточкасына әйләнде.
Ярышлар программасы 21 февральдә башлана. Башта административ тикшерүләр, күнегүләр, аннары старт позицияләрен билгеләү өчен квалификация ярышлары була. Көн сәгать 10да «Академия» һәм «Свободный» заездлары белән башлана һәм җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамлана.
22 февральдә 10 сәгатьтә төп ярышлар башлана. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев