Чаллыга Сергей Шойгу килде
Ул оборона заказлары үтәлеше белән танышты.
РФ Оборона министры Сергей Шойгу Татарстанга эшлекле сәяхәт белән килде. Ул республика предприятиеләрендә оборона заказы үтәлешен тикшерде. Чаллыда ул хәрби техника җитештерүче һәм ремонтлаучы “Ремдизель” акционерлык җәмгыятендә һәм “КАМАЗ” заводында булды.
Сергей Шойгу броньле кабиналы «КАМАЗ» машиналары, «Линза» махсус медицина автомобиле һәм бронетранспортерларны карады.
“Хәзер бөтенесе дә график буенча бара. Кайдадыр алдарак. Мөмкинлек булса, эшне тизләтергә кирәк”, - диде ул. Чаллыда җитештерелүче техниканың махсус хәрби операциядә дә роле зур булуын ассызыклады ул.
Министр Казанның вертолёт заводында һәм “Казан оптик-механик заводын”да да булды.
Фотолар ТР Рәисе сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев