Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга тагын 46 зур автобус кайтартылачак

«Алар кайсы маршрутта кирәгрәк, шунда җибәреләчәк», - диде мэр Наил Мәһдиев.

Март аенда Чаллыга тагын 46 автобус кайтарылачак.

«Алар кайсы маршрутта кирәгрәк, шунда җибәреләчәк. Шәһәргә барлыгы 200 зур автобус кирәк. Аларны алу өчен 3 млрд сум акча таләп ителәр. Без бу акчаны федераль, республика программалары буенча табарга тырышабыз», - диде мэр Наил Мәһдиев.  

Исегезгә төшерәбез, узган атнада Чулман проспектында 5нче маршрут буенча зур автобуслар йөри башлады. Алар Сидоровка бистәсенең «Мясокомбинат»тукталышыннан Хайер заводына кадәр хәрәкәт итә. Тулырак монда яздык. 

Чаллы хакимиятенең матбугат бүлеге фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев