Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга тагын 50 автобус кайтарылачак

Мэр хәбәр итте.

Чаллыга тагын зур автобуслар кайтарылачак. Беренче партияне – 50 автобусны –  август-сентябрьдә көтәләр. Калган 30ын - соңрак алып кайтачаклар. Бу хакта мэр Наил Мәһдиев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте. Ул «Горкоммунхоз» предприятиесенең яңа генераль директоры Илдар Гыйззәтуллингы әзер торырга киңәш итте. Автобус йөртүчеләр таба торырга һәм аларны эшкә өйрәтергә кушты. 

«Горкоммунхоз» директоры исә кадрларны җәлеп итү эше һәрвакыт алып барыла дип җавап бирде. «Кызганычка каршы, бу - тармакта иң зур проблема», - ди.

«Автобуслар сатып алырбыз, финансларны шәһәр бюджетыннан да табарбыз, республика бюджетыннан безгә Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәм итә. Хәзер төп бурычыбыз – автобус йөртүчеләр составын булдыру. Беренче партия автобусларында эшләячәк шофёрлар укырга, инструктаж узарга тиеш. Бу эшне автобуслар кайткач кына башкарырга кирәкми. Бер сәгать тә, бер көн дә автобуслар базада торырга тиеш түгел. Алдан әзерләнәбез, бер ай алдан искә төшереп куям.  Бу хәзер хәл итүне таләп итә торган бурычлар», – диде мэр.

.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев