Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга тагын яңа 44 автобус кайтарыла

Алар кайчан маршрутларга чыга?

Шәһәр Советының чираттагы сессиясендә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев  транспорт хезмәте күрсәтү турында чыгыш ясады. 

Хәзерге вакытта Чаллы урамнарында 2, 3, 5, 10, 13, 22, 23 маршрутлар буенча 90 «НефАЗ» автобусы йөри.  

«Горкоммунхоз» предприятиесенә ел ахырына кадәр тагын 44 зур автобус кайтарылачак. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев бу мәсьәләгә ачыклык кертеп:  «Автобуслар ноябрьдә кайтса, алар декабрьнең икенче яртысында яисә 2025 елның январь башында маршрутларга чыгарга тиеш», – диде. 

Яңа автобуслар лизинг программасы буенча, бюджет акчасына алына. 

«2025 елда автобуслар алу мәсьәләсен бу ел нәтиҗәләре билгеле булмыйча планлаштыра алмыйбыз. Әмма моның өчен барсын да эшләячәкбез. Чөнки халыкка сыйфатлы һәм куркынычсыз транспорт хезмәте күрсәтү өчен 250 автобус кирәк. Тагын 44 автобусны исәпкә алсак, шәһәр маршрутларында 134 автобус йөриячәк. Бу аз, без алга барабыз», – дип искәртте мэр.

Ул «Горкоммунхоз» предприятиесе җитәкчесеннән яңа автобусларны йөртүчеләр булырмы дип сорады. Уңай җавап алгач: «Автобуслар гаражда торсын өчен тырышмыйбыз. Алар халыкка хезмәт күрсәтергә тиеш», – диде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: транспорт трамвай юл Зур автобсулар