Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга танылган сәяхәтче килде

Ул инспекторлар күзәтчелеге астында Кама елгасында коенды.

Шолпан Җиһаншинаны Россиядә күпләр белә. Ул - экстремал сәяхәтче. 8 ел буе төрле шәһәрләр буйлап йөри, салкын елгаларда коена, яңа танышлар эзли. Белдерүенчә, инде 55 мең километр юл үткән. Максаты – Чукоткага барып җитү. Сәяхәте кысаларында Шолпан Чаллыга да кунакка кереп чыгарга булган. Инспекторлар күзәтчелеге астында ул Кама елгасында коенды – ярты сәгать эчендә 1 км йөзде. 

“Кама суы искиткеч. Киләсе тукталышым – Уфа, соңыннан Чукоткага юл тотачакмын”, - ди Шолпан Җиһаншина. 

Шолпан – 2нче төркем инвалид. Аның күзләре начар күрә. Моннан тыш, баш миендә шеше дә бар. Нәкъ шул авырулары аны экстремал спорт белән шөгыльләнергә этәрә. Баш авыртуларына чыдый алмыйча, ул кар көртләренә чума торган була. Әкренләп салкын суларда коена башлый. Шуның белән тәненә шифа таба. Тора-бара ул аның тормыш ритмына кереп китә. Бүген ул, үзе әйтүенчә, салкын суда коенмыйча яши алмый. Шолпан Җиһаншина төрле ярышларда да катнаша. Кышкы йөзү буенча дөнья чемпионатында ул призлы урын яулый.

Фото Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәяхәт