Чаллыга ТР Рәисе һәм Белорусия премьер-министры Александр Турчин килде
Алар «КАМАЗ»да җитештерелгән техниканы сынадылар.
Чаллыга эшлекле визит белән ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Белорусия Премьер-министры Александр Турчин килде. Мәртәбәле кунаклар «Ватан-ана» мемориаль комплексына чәчәкләр салдылар.
Аннары автогигантка киттеләр. «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин дәрәҗәле кунаклар өчен автогигантның җитештерү мәйданнарында экскурсия үткәрде. Делегация вәкилләре көненә 210гә якын автомобиль җыя торган төп конвейерның эше белән таныштылар. Автогигантта 300 төрле машина җитештерелә.
Кунаклар фәнни-техник үзәктә дә булып, яңа техника үрнәкләрен карадылар. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов КАМАЗ-54902, ә Белорусия хөкүмәте башлыгы КАМАЗ-54901 машинасын йөртеп карады. Ике машина да санкциягә каршы компонетлардан ясалган.
«Татарстан белән Белорусия арасында товар әйләнеше елдан-ел арта. 2024 елда ул якынча 750 миллион доллар тәшкил иткән», – дип язган ТР Рәисе үзенең телеграмм-каналында.
Ул шулай ук үзенә һәм Белорусиядән килгән кунакка МТЗ - Татарстан предприятиесендә күрсәтелгән пилотсыз авыл хуҗалыгы техникасын бәяләде:
«Модельләр рәтен карадык. Пилотсыз техника аерым кызыксыну уятты», – диде ул.
Фотолар ТР Рәисе сайтыннан һәм Р.Миңнехановның телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев