Чаллылылар исерек шоферлар турында Telegram аша хәбәр итә ала
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар исерек шоферлар турында Telegram аша хәбәр итә ала

Telegram-канал аша килгән барлык мәгълүмат — аноним.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, республиканың һәр районында юл кагыйдәләрен бозучылар, исерек шоферлар турында хәбәр итү өчен Telegram-каналлар булдырылган.

Каналны табу ансат: Telegram мессенджерының эзләү юлында (поиск) «Госавтоинспекция» сүзен һәм кирәкле район атамасын кертергә кирәк. Моннан тыш, гражданнарны кабул итү урыннарында урнаштырылган QR-кодлар ярдәмендә дә әлеге каналга язылырга мөмкин. 
Дәүләт автоинспекциясе исерек килеш руль артына утыру проблемасына битараф калмаска һәм алар турныда полициягә Телеграм аша, яки 112, 02 яки 8-843-533-38-88 телефоннары буенча вакытында хәбәр итәргә чакыра.

Telegram-канал аша килгән барлык мәгълүмат — аноним. Чаллылылар https://t.me/GIBDD_TR әлеге сылтамадан файдалана ала. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


А576703
ЮХИДИ штраф закон

Нет комментариев