Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар турында фильм

Чаллыда «Голос из колыбели» фильмының презентациясе булды.

Чаллыда СВО га кагылышлы  документаль фильмнар арасында югары бүләкләргә лаек булган «Голос из колыбели» фильмының презентациясе булды. 

Аның Чаллыда узуы очраклы тугел. Фильмның геройлары үз теләкләре белән хәрби операция зонасында волонтерлар булып кешеләргә гомерләрен сакларга булышкан шәһәрдәшләребез.

Сүз  бәрелешләрдән соң җимерелеп калган Лисичанск һәм  Рубежный шәһәрләрендә йортсыз, бернинди яшәү шартларсыз калган кешеләрне ашатырга алынган эшмәкәр Рөстәм Гатин һәм авыру балаларга ярдәм кулы сузган Ася Кислова, аларның дусларының кичерешлэре аша күрсәтелгән чынбарлык- афәт турында. 

Кичәдә фильмның режиссеры Алексей Барыкин җитәкчелегендәге иҗат төркеме дә катнашты. Тамашачылар бу патриотик документаль фильм югары сыйныф укучыларына күрсәтер өчен киң прокатка чыгарга тиеш дип тәкъдим иттеләр.

Фото видеодан скриншот
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фильм СВО Рөстәм Гатин Наил Мәһдиев