Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны Спас ярминкәсенә чакыралар

“Кунакларны истәлекле мизгелләргә бай 3 көн көтә”, - ди оештыручылар.

4-6 августта Алабугада Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак. Традиция буенча чара Алабуганың Шишкин буалары районындагы тыюлык территориясендә, Ленин мәйданында, «Яшьләр» стадионы һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге үзәк урамнарда үтәчәк. 

Гадәттәгечә, бирегә илебезнең төрле шәһәрләреннән һөнәрчеләр, декоратив-гамәли сәнгать осталары, эшмәкәрләр җыела. Алар үзләре ясаган зәркән бизәнү әйберләре, милли киемнәр, мамык, агач, күн, пыяладан эшләнмәләр, курчаклар, уенчыклар, үзенчәлекле керамик савытлар һ.б. белән сәүдә итәчәк. Шулай ук кунакларга әйдәп баручы сәнгать осталарыннан мастер-класслар оештырылачак. 

Ярминкә кысаларында традицион Бөтенроссия кыңгырау чыңы һәм «Вдохновение» авторлык җыры фестивальләре дә уздырылачак. 

Болардан тыш урында «Бал шәһәрчеге» һәм балалар өчен аттракционнар да эшләячәк.

Чараның тулы программасы белән БИРЕДӘ танышырга була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният