Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыны 1,6 миллион чәчәк бизи

Вазоннар артачак.

Башкарма комитетның торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы Руслан Вилданов  быел шәһәрне 1,6 млн нан артык чәчәк бизәвен әйтте. Проспектларда 3,4 мең вазон күзләрне иркәли. Быел аларның саны 5 меңгә җитәчәк. 

Шулай ук проспектларда һәм иҗтимагый киңлекләрдәге 3300 агач һәм куак тәртипкә китерелгән. 9 фонтан эшли. 

Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү эшләре дәвам итә. «Яр буе паркын»дагы эшләрне дәвам итү өчен 18 млн сум акча бүлеп бирелгән.  Фиркәт Табеев яр буен төзекләндерү буенча 100 млн 525 млн сумлык эшләр башкарылачак. Быел биредә автополив системасы куярга җыеналар. Шундый ук җайланма Тукай яр буенда да булачак.

Мэр Чаллыны матур һәм чиста тотуга шәһәрдәшләрнең үз өлешләрен кертүләрен сорады. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры чәчәкләр бәйрәме