Чаллының «Омега» сәүдә үзәгендә янгын чыкты
Яңалыклар тасмасы

Чаллының «Омега» сәүдә үзәгендә янгын чыкты

Коткаручылар килгәнче сәүдә үзәгеннән 500 кеше эвакуацияләнде.

Бүген Чаллының «Омега» сәүдә үзәгендә гадәттән тыш хәл булды. Биредә бинаның 2нче катындагы киемнәр кибетендә янгын чыкты. Бу хакта хәбәр килеп ирешү белән, вакыйга урынына 01 хезмәте килде. Алар 10 кв метр мәйданга таралып өлгергән янгынны тиз арада юк иттеләр. Әлегә зыян күрүчеләр хакында төгәл мәгълүмат юк. Шунысы билгеле: коткаручылар килгәнче сәүдә үзәгеннән 500 кеше эвакуацияләнде, аларның 40ы - балалар. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


01 янгын ут мчс коткару

Нет комментариев