Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 103 яшьлек ветераны вафат

«Җиңү бәйрәмендә медальләрен киеп йокларга да риза», - дип сөйләгән иде аның кызлары.

Чаллының иң өлкән Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Канидиев вафат. Декабрьдә ул 103 яшен билгеләп үтте.

 Узган ел Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан «Шәһри Чаллы» анда кунакта булды. «Әти кунаклар килсә үзенең медальләре тагылган костюмын кияргә ярата. Җиңү бәйрәмендә бөтенләй киеп йокларга да риза», - дип сөйләгән иде ул вакытта кызлары. Иван Николаевичның 3 кызы бар. Ирина, Венера һәм Римма әтиләрен чиратлап карыйлар иде. Ветеран 9 оныгы һәм 8 оныкчыгы булуы белән горурланып сөйләргә ярата иде.

Иван Николаевич Тукай районының Иске Җирекле авылында туып үскән. 7 класс тәмамлау белән агроном ярдәмчесе булып эшли башлаган. 1940 елда армиягә чакыру алган. Ул вакытта аңа 19 яшь булган. Бөек Ватан сугышы башлангач, немец авициясен күзәтү һәм командованиегә мәгълүматлар җиткереп тору өчен Ладогага җибәргәннәр. 1943 елда ул яралану алган. Аягына баскач, тагын фронтка киткән. Бу юлы да кулына пуля тигән. Табиблар кулын саклап калуга ирешкән, әмма ул бөгелмәс булып калган.  

Сугыштан кайткач, Иван Канидиев авыл хуҗалыгында эшләгән. 16 ел «КамГЭСэнергострой»да хезмәт куйган.  

Иван Николаевич белән хушлашу 27 февральдә туган ягында булачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев