Аларга торак инспекциясе аңлатма бирде
Чаллының 10/70 йортында яшәүчеләр социаль челтәрләрдә йортның торышына зарланды. Аларның сүзләренчә, 2019 елдан бирле ремонт таләп итсәләр дә, хәл начарая гына: түбәдән су үтә, плиталар җимерелә, җилләтү каналлары зыян күргән.
Татарстанның Торак инспекциясе бу хәбәрне игътибарсыз калдырмады. Инспекция белгечләре йортның «онытылып калуы» белән килешми.
Рәсми мәгълүматларга күрә, 10/70 йортында 2009 елдан бирле этаплап ремонт эшләре барган:
• 2009 ел: түбә һәм җылылык системасы;
• 2010 ел: лифтларны алыштыру;
• 2014 ел: фасадны яңарту;
• 2016 һәм 2023 еллар: су белән тәэмин итү һәм канализация системаларын ремонтлау.
Татторакниспекция халыкка йортны капремонтка кертү өчен планын тәкъдим итә:
1. Идарәче компаниягә (УК) мөрәҗәгать итү. Йортның агымдагы торышы өчен беренче чиратта УК җаваплы. Рәсми шикаять языгыз.
2. Җыелыш уздыру. Капремонтны тизләтү өчен йортта яшәүчеләрнең гомуми җыелышын үткәрергә кирәк.
3. Техник тикшерү ясату. Бәйсез техник обследование үткәреп, эксперт нәтиҗәсен алыгыз. Бу — йортны капремонт программасына кертү яки планны үзгәртү өчен төп нигез булачак.
4. Комитетка тапшыру. Тикшерү нәтиҗәләрен шәһәр башкарма комитетына юллагыз.
Мөһим: Ремонтның сыйфаты яки йортның карап тотылуы буенча сораулар булса, турыдан-туры Татарстан Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итә аласыз.
Нет комментариев