Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 150 полиция хезмәткәре Казанга китә

Бу хакта Эчке эшләр идарәсе башлыгы Айрат Ханбиков хәбәр итте.

Чаллының 150 полиция хезмәткәре Казанга командировкага китә. Алар БРИКС уеннарында җәмәгать тәртибен саклаячак. 

 

«Чаллы полиция гарнизоны отряды БРИКС уеннарына әзерләнү һәм үткәрү чорында җәмәгать тәртибен 8 июньнән 24 июньгә кадәр саклаячак. Бүгенге көндә 100гә якын хезмәткәр форумга китте. Шәһәрдәге оператив хәлгә бу бернинди дә тискәре йогынты ясамаячак дип ышандырасым килә», – дип белдерде Чаллы Эчке эшләр идарәсе башлыгы Айрат Ханбиков.

Исегезгә төшерәбез, БРИКС илләренең спорт уеннары 11-24 июньдә Казанда узачак. Төрле илләрдән якынча 4500 спортчы килүе көтелә. Алар 29 спорт төрендә көч сынашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев