Чаллының 400 еллыгына истәлек билгесе булдырыла
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 400 еллыгына истәлек билгесе булдырыла

Чаллы мэры бу хактагы карарга кул куйды.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев "Чаллы шәһәренә – 400 ел» истәлек билгесен булдыру турындагы карарга кул куйды. Әлеге документ Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Нигезнамә буенча юбилей билгесе шәһәрнең социаль-икътисади һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә тапшырылачак. 

Карар нигезендә шулай ук бүләкләү турындагы гаризаларны карау буенча  махсус комиссия составы һәм билгене бирү тәртибе дә расланды.

Документ рәсми рәвештә Чаллы хакимиятенен интернет-порталында урнаштырылган. 

Карарның үтәлешен контрольдә тоту  шәһәр мэры  урынбасары Ирина Сәгыйдуллинага  йөкләнгән.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Чаллыга 400 Наил Мәһдиев

Нет комментариев