Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хастаханәсе белгече Кызыл диңгезгә флаг белән төште

Бу аның су астына 100нче тапкыр төшүе.

Халыкара дайверлар командасы составында Чаллының 5нче хастаханә баш программисты Динар Гыйльманов Кызыл диңгезгә сәяхәткә барды. Ул йөзенче тапкыр су астына төште. Һәм бу рекордын үзе эшләгән хастаханәгә багышлады - 25 метр тирәнлеккә учреждениенең флагын алып төште.

Динар Гыйльманов биредә 7 ел хезмәт куя. Ике югары белеме булган инженер программист компьютерлар, медицина җиһазларының туктаусыз эшләвен, ә иң мөһиме - хастаханәнең мәгьлүмати куркынычсызлыгын тәэмин итә. Ул 10 ел дәвамында донор буларак кан тапшыра.

"Кемнеңдер гомерен саклап кала аласың икән, икеләнүләрсез ярдәм ит", - ди шәһәрдәшебез.

 Ул инде 12 ел дәвамында дайвинг белән шөгыльләнә. 42 метр тирәнлеккә төшкәне дә бар. Бу мавыгуы аңа үз-үзен җиңәргә, су асты табигатенең матурлыгын күрергә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев