Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 63 комплексында шифаханә ачылачак

Хәзерге вакытта бүлмәләрдә ремонт бара.

63/15 йортында яшәүчеләргә табиблар эзләп ерак йөрисе булмый. Йортның беренче катында шифаханә ачарга уйлыйлар. Хәзерге вакытта биредә ремонт бара. Пациентлар кабул итү, кан алу, процедура бүлмәләре ясыйлар. Шәһәр моның өчен 443 кв.метр урын бүлеп бирде. Төзекләндерү эшләренә 19 млн. сум сарыф ителәчәк. 

Ремонт августта тәмамланачак. Яңа медицина учреждениесендә 4нче балалар шифаханәсе һәм 7нче шифаханә табиблары кабул итәчәк. “Быел шундый 5 участок ачарга ниятлибез. Шифаханәләр 63, 64, 65 комплекста яшәүчеләргә хезмәт итәчәк”, - дип сөйләде 4нче балалар шифаханәсенең баш табибы Юрий Галеев. 

Яңа шифаханәнең адресы: В.Поляков урамы, 20А йорты (63/15)

Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәте фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шифаханә