Чаллының 63 комплексында табиб бүлмәләре эшли башлаячак
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 63 комплексында табиб бүлмәләре эшли башлаячак

Яңа офисларга медицина аппаратлары һәм җиһазлар да кайтарту күздә тотыла.

Чаллының 63 нче комплексында гомуми практика табибларының офислары эшли башлаячак. Төгәлрәк әйтсәк, биредә 4нче поликлиникадан - балалар табибы һәм 7нче поликлиникадан терапевт кабул итәчәк.  

Медицина кабинетлары 63/15 йортында урнашачак. Якын арада аларны ремонтлый башлыйлар. Бу максатка 40 млн сум акча сарыф итү күздә тотыла. Төзекләндерү эшләреннән тыш офисларга медицина аппаратлары һәм җиһазлар да катйтарту күздә тотыла. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев