Чаллының 82нче балалар бакчасы дәрәҗәле бүләккә лаек булды
910
0
Проект ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан расланган.
24 ноябрь көнне Казанда «BC Academy» халыкара мәктәбендә «Акыллы уеннар уйныйбыз, Туган телне саклыйбыз!» программасынының бүләкләү тантанасы узды. Хөрмәтләнүчеләр арасында Чаллының "Көнбагышкай" 82 балалар бакчасы мөдире Исаева Резеда Сәлман кызы да бар. Мәгълүм булганча, әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары белгечләре уйлап тапкан, «Акыллы уеннар»га лаек булган иде. Мондый бүләк республиканың бары 100 бакчасына гына тапшырылды.
"Бездә бу проект тирән кызыксыну уятты. Балаларыбызның туган телебездә аралашу мөмкинлекләрен тагын да арттыру өчен матур эчтэлекле, кызыклы акыллы уеннар булдырылуы күңелләребезгә дәрт өстәде. 20-22 ноябрьләрдә бакчабыздан шушы уеннарны куллану тәртибенең нечкәлекләренә өйрәнеп тәрбиячебез укып та кайтты. Без бакчабызда җиң сызганып эшләргә, уңышлар яуларга, педагогларыбызның үзаңын үстерергә әзерлек эшләре башлап җибәрдек", - ди бакча мөдире Резеда Исаева.
Чарада чыгыш ясаган ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова белдерүенчә, бу программаның туган телне саклауда әһәмияте гаять зур. Проект исә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәмТР яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан расланып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Комиссия рәисе Марат Готыйф улы Әхмәтов җитәкчелегендә эшләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев