Чаллының балалар бакчасында тетрәндергеч вакыйга булды
Балалар янына хәрби килде.
Чалллының 62нче "Весняночка" балалар бакчасында зурларны да, кечкенәләрне дә тетрәндергән вакыйга булды. Күптән түгел махсус хәрби операциядән кайткан Михаил Рылов балаларга бүләк белән килде.

Ул балаларга солдатлар язган хатлар алып кайткан.
Аңа кадәр бакчада эшләүче тәрбиячеләр, әти-әниләр, балалар махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар йөк җибәрде. Аның составында кирәк-яраклар һәм ихластан ясалган рәсемнәр һәм хатлар бар иде.
Солдатлар өйдән килгән хатларның иң кыйммәтле бүләк булуын әйткәннәр. Алар аларны укып, бөтен ил халкының алар белән бергә булуын белә.
Михаил Рылов балаларга хатларны тапшыргач залда тынлык урнашты. Аннары балаларны йөзендә һәм күзләрендә шатлык чаткылары кабынды. "Без тагын язабыз", - диделәр балалар.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Фотолар шәһәр хакимиятенең "Вконтакте" битеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев