Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллының баш дәүләт автоинспекторы: «Туган көнгә бүләк ителгән питбайк баланы үтерергә мөмкин»

Радий Кадиков юл-транспорт һәлакәтләре турында чыгыш ясады.

Чаллының Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Радий Кадиков юл хәрәкәте иминлеге турында чыгыш ясады. 2025 елның беренче яртысында Чаллыдагы 296  юл-транпсорт һәлакәтендә 9 кеше һәлак булган, 365 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Хисап чорында һәлакәтләр саны 3,3 процентка, имгәнүчлеәр саны 1,1 процнтка кимегән. Һәлак булучылар саны 4кә арткан. 

Радий Кадиков юл-хәрәкәтләрендә балаларның имгәнүенә басым ясады.  Агымдагы елның беренче яртысында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 56 юл-транспорт һәлакәте булган. Анда 59 бала зыян күргән. 

Чаллыда питбайк һәм мотоциклларда йөргән балалар катнашында 3 юл-транпсорт һәлакәте теркәлгән. Мәсәлән, июль аенда 15 яшьлек яшүсмер куркынычсыз тизлекне сайламыйча бордюрга һәм фонарь баганасына бәрелгән һәм хастаханәгә эләккән. 
Августта ике бала автомобильгә бәрелгән. 

– Питбайкларда балалар  шәһәр урамнарында йөрсә, беренче чиратта моңа ата-аналар җаваплы, – ди баш автоинспектор. – Алар балаларын тыңлап, куркыныч уенчык алып бирәләр.  Балалар алардан качып питбайк сатып алмыйлар бит. Питбайклар гаражларда, шәһәр янындагы йортларда саклана. Ата-аналар балаларының пибайк, мотоциклларда кайда йөргәннәрен беләләр. Ел саен Россиядә һәм Татарстанда фаҗигале хәлләр булып тора, туган көненә бүләк ителгән питбайк яисә квадроцикл  баланы гарип калдыра яисә үтерә. Питбайк – траспорт чарасы түгел, аның белән юлларда йөрергә ярамый. 

Радий Кадиков Наил Мәһдиевның Чаллыда индивидуаль мобильлек чаралары (электросамокатлар) арендалауны тыю турында карар  кабул итүен уңай бәяләде. «Нәтиҗәдә электорсамоктларда йөргән балалар катнашындагы аварияләр кимеде. Быел бер генә юл-транспорт һәлакәте булды. Бу – сезнең  принципиаль карашыгыз нәтиҗәсе», – диде ул.  

Чаллы мэры Наил Мәһдиев балаларның куркынычсызлгы темасына мәктәпләрдә ата-аналар җыелышлары, сыйныф сәгатьләре үткәрергә кушты. «Аларда ГАИ инспекторлары да чыгыш ясасын», – диде. Ул шулай ук ата-аналарны балаларны киемнәренә яктылыкны кире кайтаручы элементлар тегәргә кушты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига балалар юл-транспорт һәлакәте