Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының баш инспекторы Радий Кадиков тәртип бозучыны үзе куып тоткан - видео

Вакыйга Җиңүнең 40 еллыгы һәм Беляева урамнары киселешендә булды.

Иртәнге сәгать 04:45. Шәһәр Автоинспекциясе башлыгы Радий Кадиков бу вакытта йөгерергә чыга. Шул вакытта ул 2 егетнең инспекторлар белән бәхәсләшүен күреп ала. Яннарына килә. Тоткарланган 34 яшьлек ир-атның машинада таныклыксыз йөргәнлеге ачыклана. ОСАГО полисы да булмый. Җитмәсә, исерек хәлдә. Тикшерә башлагач, аның автомобиль йөртергә бөтенләй хокукы булмавы ачыклана. Февраль аенда ул, исерек килеш йөреп, документын алдырткан. 

Протокол төзегән арада исерек егетнең 29 яшьлек дусты да холкын күрсәтә башлый. Инспекторларга начар сүзләр белән кычкыра. Юл читендә торучы машина тәрәзәсен ватып урыннан кача. Аны Радий Кадиков куып тота. Тәртип бозучыны полиция бүлегенә озаталар. Хокук сакчыларының законлы таләпләренә буйсынмаганы өчен 2 мең сум штраф салалар. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ штраф закон