Чаллының бер йортында янгын чыкты
Яңалыклар тасмасы

Чаллының бер йортында янгын чыкты

Барлыгы 80 кешене эвакуацияләделәр.

Янгын 51/04А йортында чыга. Ут 13 каттагы фатирда, аш бүлмәсендә дөрли башлый. Урынга тиз арада янгын сүндерүчеләр килеп җитә. Йортта яшәүчеләрне эвакуциялиләр. Алар арасында 20 бала да була. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Әмма янгын чыккан фатир танымаслык хәлдә. Шунысы аяныч: мөлкәт иминиятләштерелмәгән.

Автозавод районы буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Владислав Баранов әйтүенчә, янгынга электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу сәбәпче була. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


01 янгын ут мчс коткару

Нет комментариев