Чаллының «Болгар» театры Чечен республикасыннан Гран-при алып кайтты
Яңалыклар тасмасы

Чаллының «Болгар» театры Чечен республикасыннан Гран-при алып кайтты

Биредә «Чаллы дусларын җыя» дип исемләнгән халыкара фестиваль-конкурс узды.

Чечен республикасында Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында «Чаллы дусларын җыя» дип исемләнгән халыкара фестиваль-конкурс узды. 

 Чаллының «Болгар» бию театры Татарстанның милли йөзен чагылдырган концертлар күрсәтте. 

Театр җырчылары конкурста катнашып, призлы урыннар алдылар. 

Регина Садыйкова – икенче, Гөлназ Закирова – беренче, Ольга Лахнова Гран-при, «Болгар» бию театры «Вокал сәнгате» номинациясендә Гран-прига лаек булды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Гран-При «Чаллы дусларын җыя»

Нет комментариев