Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының элеккеге мэры Рәшит Хәмәдиевкә 77 яшь тулган булыр иде...

Бүген аның туган көне.

20 май  – Чаллының элеккеге мэры Рәшит Хәмәдиевнең туган көне. Исән булса аңа 77 яшь тулыр иде. Ул 1999-2003 елларда шәһәр белән җитәкчелек итте. Рәшит Сәет улы халыкны социаль яклауга аеруча игьтибарлы булды. Нәкъ менә аның карары буенча чишмәләрне төзекләндерә башладылар, социаль яклауга мохтаҗ шәһәрдәшләрне бакчаларга бушлай йөртә башладылар. Бу эш бүгенгәчә дәвам итә. 

Рәшит Хәмәдиевның планнары зур иде. Кызганыч, 2003 елның 3нче августында ул кинәт вафат булды. 

Аны соңгы юлга озатырга Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә килгән иде. Минтимер Шәрипович хушлашу мәрәсимендә аның турында: «Ул һәр нәрсәне ихластан, халык өчен эшләде. Беркайчан да сәламәтлегенә зарланмады, ике инфарктны аяк өстендә уздырганын белмәдек тә. Өченчесе үзен алып китте. Рәшит Сәетовичның күңеле әрни, кешеләр өчен борчыла иде. Борчу, йөрәк яралары эзсез узмады», – дигән иде. 

Чордашлары Рәшит Сәетовичны сагынып искә алалар. «20 май аның әтисенең үлгән көне. Шунлыктан ул 20 майда үзен котлаганнарын яратмады. Бик ихлас, олы йөрәкле җитәкче иде», – диләр аның турында.

Чаллыда Рәшит Хәмәдиевнең исемен мәңгеләштерделәр. Тулпар ат спорты мәктәбе, Боровецк чишмәсе аның исемен йөртә. 

Фото ачык чыганаклардан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

1

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры