Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының яңа гимназиясенә укучылар махсус сканерны узгач кына керә алачак - ФОТОЛАР

Мәктәптә тхэквандо, футбол, хореография, йөзү буенча да секцияләр эшләячәк.

1 сентябрьдә Чаллының «Притяжение» торак комплексында 1501 урынга исәпләнгән мегамәктәп ишекләрен ачачак. Мәгариф үзәге статусын йөртәчәк 57нче гимназиядә төзелеш эшләре инде тәмамланган. Яңа уку елы алдыннан белем сараен карарга Чаллы мэры Наил Мәһдив шәхсән үзе килде. 

Әлеге мәгариф учреждениесе иң заманча мәктәпләрнең берсе булачак.  Биредә куркынычсызлык чараларына да зур игътибар бирелгән. Мисал өчен, мәктәпкә укучылар шәхесне ачыклый торган махсус сканер аша гына үтә алачак.

Хәзерге вакытта подрядчылар уку-укыту җиһазлары һәм мебель урнаштыру белән мәшгуль. «Притяжение» торак комплексын төзүче «Талан» компаниясе яңа гимназиягә саллы бүләк тә ясаган.

«Талан» – ул социаль җаваплы төзелеш компаниясе. Алар үз теләкләре белән 20 миллион сумга робототехника буенча махсус җиһазлар кайтарттылар. Бу биредә укучыларның ялын файдалы итеп оештырырга ярдәм итәчәк. Без төзегән 1224, 1500 урынга исәпләнгән мәктәпләр дә нәкъ шундый принцип белән эшли. Әйтик, 69нчы комплекстагы 62нче мәктәптә милли көрәш, йөзү, шахматлар, робототехника, хореография буенча секцияләр бар», – диде мэр.

Җитәкчеләр 680 урынга исәпләнгән ашханә бүлмәсен, бассейн, теш дәвалау кабинетын, коридорларны, киноконцерт залын, башлангыч сыйныфлар кабинетларын да карап чыктылар.

Гимназия директоры Елена Федоренко белдерүенчә, гимназиядә бу елны меңләп бала укыячак. Кабул итү әлегә кадәр дәвам итә. Укучылар бер сменада гына белем алачак. Моннан тыш мәктәптә тхэквандо, футбол, хореография, йөзү буенча да секцияләр эшләячәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф