Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллының яңа микрорайоннары газлы булды

Тантаналы чарада мэр Наил Мәһдиев та катнашты.

Чаллының яңа микрорайоннарында яшәүчеләр газлы булды. Зәңгәр ягулыкка Әбсәләмов, Каштановая һәм Третья Колосковая урамнары буенча урнашкан 119 йортны тоташтырдылар. 25се газ белән бүгеннән үк куллана башлады. Газ торбаларының гомуми озынлыгы 7,5 км.

«Чаллы Газ хезмәтендә эшләүчеләргә, «Газпром трансгаз Казан» бүлекчәсенә хәвәф-хәтәрсез эшләгәнегез өчен зур рәхмәт. Чаллы халкына уңайлы булсын өчен барысын да эшлисез!» – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Фото Чаллы хакимияте сайтыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев