Чаллының яшь футболчылары яңа сезонны башлады
Яңалыклар тасмасы

Чаллының яшь футболчылары яңа сезонны башлады

Быел 10нчы сезон.

«Победа» футбол манежында мәктәп футбол лигасының чираттагы сезонына старт бирелде.  Әлеге проект Чаллы мэры Наил Мәһдиев ярдәме белән тормышка ашырыла.

Мэр исеменнән яшь футболчыларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов сәламләде. 

2025 елда иң көчле команда исемен алу өчен 41 мәктәптән 73 команда көч сынашачак. Футбол уйнаучылар саны 825!

Ярышларны ачу тантанасында командаларга футбол формасы комплектлары бирелде, җирәбә үткәрелде. 

«Мәктәп футбол лигасы – уникаль проект. Чаллыдан үрнәк алып, республикада гына түгел, илебездә дә мондый турнирлар үткәрелә башлады. Аның максаты – яшүсемерләр арасында футболны популярлаштыру һәм үстерү. Юбилей елында командаларга уңышлар һәм җиңүләр телим», – диде мәктәп футбол лигасы президенты  Эдуард Фәттахов. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


«КАМАЗ» футбол командасы

Нет комментариев