Чаллының яшь спортчысы алтын медаль яулады
Ул дөнья беренчелегендә Чаллы данын яклаячак.
Чаллы спортчысы Рязаннан җиңү белән кайтты. Анда 15-17 яшьлек спортчылар арасында тхэквондо буенча ил беренчелегенә ярышлар узды.
Чаллы кызы Элина Камалова 44 кг авырлыктагы спортчылар арасында җиңү яулады.
Бу җиңү аңа юниорлар арасында дөнья беренчелегендә катнашу хокукы бирде.
Дөнья беренчелеге 14-17 апрельдә Ташкентта була.
Фото хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев