Чаллының яшь хоккейчылары легендар Данис Зарипов белән очрашты
Данис Зарипов яшь хоккейчыларга яңа елга бүләк тә тапшырды.
Хоккей буенча өч тапкыр дөнья чемпионы, Гагарин Кубогының бердәнбер 5 тапкыр җиңүчесе Данис Зарипов яңа ел алдыннан ишегалды хоккей командасы уенчылары өчен мастер-класс үткәрде.
"Чайка" хоккей кортында узган сезон җиңүчесе "Белые медведи" командасы ТР Дәүләт Советы депутаты, күренекле хоккейчы Данис Зарипов белән очрашты.
Данис Зиннурович малайларга мастер-класс күрсәтте. Күнекмәләр үткәрде. Дөньякүләм танылган хоккейчы белән очрашу яшь шәһәрдәшләрнең күңелендә гомер буе истә калырлык вакыйга булды.
Данис Зарипов "Белые медведи" командасының һәр уенчысына "ЗаряД" заводында җитештерелгән профессиональ кәшәкә бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев