Чаллының инвалид спортчылары берьюлы 12 алтын медаль яуладылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллының инвалид спортчылары берьюлы 12 алтын медаль яуладылар

Мәскәүдән җиңеп кайттылар

Мәскәүдә спортның көч төрләре буенча Дөнья Кубогына чемпионат узды.

«Йолдызлы көрәшчеләр» дип исемләнгән әлеге чемпионатта Чаллыдан Фәнис Нуретдинов, Гөлназ Гыйльметдинова, Николай Бердников, Рафик Ибраһимов, Рашат Фазуллин, Августа Беляева катнашты.

6 кешедән торган Чаллының физик мөмкинлекләре чикле ветераннар  командасы 12 – алтын, 2 – көмеш, 2 бронза медаль яулады. Спортчыларга медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


минспорт рф инвалид спортчылар

Нет комментариев