Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсе күченә
Яңалыклар тасмасы

Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсе күченә

Сәбәбе ремонт белән бәйле.

Тиздән Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенең Г блогын төзекләндерә башлаячаклар. Хәзерге вакытта табиблар А Блогына күченү белән  мәшгуль. Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев әйтүенчә, инде 3 катта урнашкан бүлекләр күченгән. Чаллы мэры Наил Мәһдиев күченү эшләрен тизләтергә кушты.

-    Хастаханәнең кабул итү бүлеген ремонтлау шактый вакытка сузылачак. Коронавирус, ОРВИ кимеми. Хастаханәгә эш күп. Шулай да төзекләндерү эшләренә тизрәк тотынырга кирәк, - диде Наил Мәһдиев. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хастаханә медицина табиб

Нет комментариев