Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә капиталь ремонт тәмамлана
Аны яңарту өчен 3 млрд сумнан артык акча тотылды.
Чаллы башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов журналистлар белән бергә йогышлы авырулар хастаханәсендәге капиталь ремонтның соңгы этабын карады. Ремонт ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән эшләнде.
Авыруларны йөртә торган галерея һәм ишегалдында ремонт эшләре 95 процентка башкарылды.
Хәзер бер блоктан икенчесенә җылы галереядан барып була.
Хастаханәнең бу өлешен ремонтлау 175 млн сумга төшкән.
Йогышлы авырулар хастаханәсен капиталь ремонтлау өчен 3 млрд 127 млн сум акча тотылган.
Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов әйтүенчә, хастаханәнең ишегалды шәһәр казнасы акчасына төзекләндерелә. Бирелә агачлар утырту һәм төрле чаралар үткәрү планлаштырыла.
Кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен Казан Дәүләт Медицина университеты, КФУ, Ижевск академиясе һәм Уфадагы югары уку йорты белән килешү төзелгән.
"Быел Алабуга, Минзәлә, Ульяновск һәм башка шәһәрләрдән табиблар килде. Шәһәр җитәкчеләре белән һәр белгечкә тормыш шартлары тудырабыз. Безгә инфекционистлар, педиаторлар, кардиологлар, терапевтлар кирәк. Киләчәктә тернәкләндерү бүлеге булдырырга да планлаштырабыз, чөнки гадәти эчәк инфекциясенән соң да организмны тернәкләндерергә кирәк", - диде баш табиб белән Ришат Ногманов.
30 мең квадарт метрлы йогышлы авырулар хастаханәсен капиталь ремонтлауга 6 елдан артык вакыт кирәк булды. Биредә Чаллы һәм Кама аръягындагы районнарда яшәүче 1 млн 300 мең кешегә медицина ярдәме күрсәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев