Чаллының катыргы-кәгазь комбинаты хезмәткәрләре алтын медаль яулады
Яңалыклар тасмасы

Чаллының катыргы-кәгазь комбинаты хезмәткәрләре алтын медаль яулады

ГТО нормасын уңышлы тапшырган хезмәткәрләргә комбинат премия дә бирә.

Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь халык предприятиесе хезмәткәрләре ГТО нормаларын тапшыра башладылар. Беренче норма йөзү. Ул "Дельфин" бассейнында үтте. 

Бу этапта төрле яшьтәге 107 кеше катнашты.

Аларның 98е - ГТОның алтын, 5се - көмеш, 4се бронза медаленә лаек булды.

Моннан, һәр этап нәтиҗәләре буенча иң яхшы спортчыларга комбинат премия бирә.

Тиздән КБК хезмәткәрләре ату буенча ГТО нормаларын тапшыра. 

Фото предприятие сайтыннан алынды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


гто кбк Премия медаль

Нет комментариев