Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының мактаулы грузины мәчет төзелеше өчен хәйрия чарасы оештыра

Ул 28 апрельдә үтәчәк.

Чаллының мактаулы гражданы, «Кавказ-Чаллы» ансамбле җитәкчесе Дени Абрамашвили «Җәмигъ» мәчете төзелешенә ярдәм итү өчен «Энергетик» мәдәният сараенда концерт оештыра. 

«Дени Сергеевич – олы йөрәкле, бик игелекле кеше. Ул ГЭС бистәсендәге бәләкәй генә бина –  христианнар өчен гыйбадәт кылу урынын төзекләндерү өчен дә тырышып йөри. Инде Чаллының Үзәк мәчете «Җәмигъ» мәчете  төзелешенә дә өлеш кертергә җыена. Анда Чечен республикасының күренекле артистлары, иҗат коллективлары, шулай ук Чаллының популяр җырчылары катнашыр дип көтелә. Шулай итеп Дени Абрамашвили халыкны дин йортларына якынайтырга тырыша. Бу –  бик кирәкле, саваплы гамәл, чөнки Аллаһы Тәгаләгә якынаю күңелләрне чистарта, иманны ныгыта, изгелеккә, игелеккә чакыра», – ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай мәчет төзелеше