Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының «Нур-Ихлас» мәчетенә 30 ел

Тантанада башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Татарстанның баш мөфтие Камил Сәмигуллин һәм башкалар катнашты.

24 августта «Нур-Ихлас»  мәчете төзелүгә 30 ел тулуга багышланган тантаналы чара булды. Ул Коръән аятьләре уку белән башланып китте.
Яр Чаллы имам мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла мөселман кардәшләрне әлеге күркәм вакыйга белән котлады. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә Чаллыда 16 мәчет уңышлы гына эшли. 

Чарага мәртәбәле кунаклар да күп килlt. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов Әлфәс хәзрәткә, мәчет мәхәлләсенә узара аңлашып эшләгән өчен шәһәр мэры Наил Мәһдиевның Рәхмәт хатын тапшырды. 

«Әлфәс хәзрәт башка дин әһелләре белән бергә мәчетләребез төзелә, анда йөрүче яшьләр булырмы дип борчылган иде. Без бу мәсьәләне уртага салып сөйләштек.  Бүгенге көндә 29нчы  гимназиядә 316 бала ислам дине буенча дәресләр ала. Ихтыяҗ булса без 11нче сыйныфка кадәр дин дәресләре укыта алабыз», – диде ул. 

Татарстанның баш мөфтие Камил Сәмигуллин дин әһелләрен,  мөселман кардәшләрне Коръәнне күбрәк укырга, сурәләрне күбрәк ятларга чакырды. 
–  Без 30 ел буена намазларыбызны «Кәүсәр», «Ихлас» сурәләре белән генә укыйбыз. Нигә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен башка сүрәләрне ятлfмыйбыз? Көненә 5 бит кенә булса да Коръән укырга кирәк. Мөселманнарның кулында гына түгел, күңелендә дә Коръән булырга тиеш. Мәчетләребездә Коръән укучы яшьләр юк. Уйланырга, эшләргә кирәк», – диде.

Ул мәчет һәм мәдрәсә төзелешенә ярдәм итүчеләргә Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында «Нур Ихлас» мәчетенең имамы Камил Идрисов, «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов һәм башкалар бар иде. 

Мәдрәсә төзелешенә ярдәм иткән Ренат Җәләловның бүләген улы Шамил алды. «Ренат әфәнде мәчет төзелешенә ярдәм итәсем килә дип килгән иде. Аллаһның рәхмәте уясын, мәдрәсә төзергә булышты. Мәдрәсәне төзеп бетерде дә, коронавирустан үлеп тә китте. Аллаһы Тәгалә аңа җәннәттә урын бирсен иде», – диде игелекле милләттәшебез турында Әлфәс хәзрәт.

Шәһәребездәге Аллаһ йортларына, мәчетләргә йөреп милләттәшләребез күңелләрен сафландырсын, иманнарын ныгытсыннар иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай Коръән Диния нәзарәте