Чаллының олы җанлы җитәкчесе укучыларга премия өләште
Тырышлык бәяләнә.
Быел Чаллыда 40 укучыга 25әр мең сум күләмендә премия тапшырылды. Әлеге акчалата бүләккә ия булу өчен укуда уңышларга ирешергә, мәктәп тормышында актив катнашырга кирәк иде. Мондый премияне уку алдынгылары өчен «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов булдырды. Балалар һәм яшьләр иҗат үзәгендә үткән чарада ул сәләтле, тырыш балаларны рухландыру һәм аларның уңышларын бәяләү мөһим булуын билгеләп үтте.
«Күпләр мондый материаль ярдәмнең мәгънәсе нидә, дип сорый. Безнең максат – балаларга белемнең бүген дә, киләчәктә дә мөһим булуын аңлату. Җәмгыятьтә үз урыныңны табу, уңышка ирешү өчен тырышлык һәм тирән белем кирәк. Хәзерге заманда белемле, инициативалы яшьләргә ихтыяҗ зур. Бүләкләнүчеләр арасында шундый актив, максатчан укучыларны күрү сөендерә. Бу җиңү сезгә киләчәктә һөнәр сайлаганда да ярдәм итсен иде. Сездән яхшы инженерлар, технологлар, фән белгечләре чыгар дип ышанам», – диде Рафаэль Юнысов.
Чарада 7-11 сыйныфларның алдынгы укучылары 4 номинация буенча бүләкләнде:
• Фәнни уңышлары өчен;
• Спортта һәм иҗаттагы уңышлары өчен;
• Волонтерлык хәрәкәте өлкәсендәге уңышлары өчен;
• Яшь каләм тибрәтүчеләргә – әдәбият, иҗат өлкәсендәге уңышлары өчен.
Балалар төрле олимпиадаларда, фәнни конференцияләрдә катнаша, укуда гына түгел, спортта, иҗатта да актив. Җиңүчеләр арасында спорт туризмы буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзасы, батутта сикерү буенча спорт мастеры, йөзү буенча спорт мастерына кандидат та бар иде. Укучылар эстрада вокалы, хореография сәнгате конкурсларында да җиңүчеләр.
10нчы сыйныфта укучы Ангелина Ахчина бүләкне волонтерлык эшчәнлеге өчен алды. Җиңүе турында бәйрәм алдыннан берничә көн элек белгән:
«Мин – «Озын тәнәфес», «21 гасыр лидеры» илкүләм конкурслары ярымфиналисты, быел шәһәркүләм конкурста «Ел җәмәгатьчесе» номинациясендә дә җиңдем. Оешмалар белән берлектә ДЦП диагнозлы балаларга булышабыз, картлар йортында мастер-класслар оештырабыз. Шушы эшчәнлегем өчен бүләк тә бирделәр. Бу акчага әти-әнием белән бергәләп ял итәсем килә», – диде укучы кыз.
6 нчы мәктәптән Илдар Гәрәев тә ел дәвамында экологик чараларда катнашкан, кошларга җимлекләр куйган, сыерчык оялары ясаган, шәһәрдәге сулыкларны, яр буйларын чистартырга әти-әнисе белән бергә йөргән.
Бәйгедә катнашкан яшь каләм тибрәтүчеләрне котларга сәхнәгә «Шәһри Чаллы» газетасының баш редакторы Резидә Юсупова да менде:
«Иң яхшы инвестицияләр балаларга булырга тиеш, диләр. Шуңа да без аларның сәләтләрен, тырышлыкларын күрә алсак, алар остарып, илһамланып, җәмгыятьнең, милләтебезнең иң лаеклы кешеләре булырлар. Киләчәгебез өчен борчылырга туры килмәс. Шушы традициябез озак дәвам итсен, моның өчен мөмкинлекләр булсын», – диде ул.
Шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Нәркиз Кашапов та балаларга һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер булуын ассызыклады.
«Талантлы балалар һәрчак игътибар үзәгендә. Әгәр уңышка ирешәсең килә икән – иреш, барысы да сезнең кулларда!» – диде җитәкче.
Чара ахырында әти-әниләр дә оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Бу премия гаиләләр өчен матди ярдәм генә түгел, ә зур горурлык та булды. Укучылар үз белемнәре һәм активлыклары белән гаилә бюджетын тулыландыра алуларын исбатладылар. Бу исә балаларда җаваплылык хисен үстерә, аларны мөстәкыйль тормышка әзерли һәм үз көчләренә булган ышанычын арттыра.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла
Фото: премия / фото nabchelny.ru сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев