Чаллының  СПИД үзәгендә яңа җитәкче
Яңалыклар тасмасы

Чаллының СПИД үзәгендә яңа җитәкче

Кем ул?

СПИДка һәм йогышлы авыруларга каршы республика үзәгенең Чаллы филиалы җитәкчесе итеп Радик Шәйхетдинов билгеләнде. 

Радик Шәйхетдинов сәламәтлек салау өлкәсендә 30 ел эшли. Моңа кадәр үзәкнең эпидемиология бүлеге мөдире вазифаларын башкарган.

Сүз уңаеннан, СПИДка һәм йогышлы авыруларга каршы республика үзәгенең Чаллы филиалы Чаллы шәһәре,  Түбән Кама, Әгерҗе, Алабуга, Актаныш, Минзәлә, Менделеевск, Мамадыш, Тукай районнары халкына хезмәт күрсәтә. 

Фото: Чаллының сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


чир авыру сәламәтлек СПИД йогышлы авырулар

Нет комментариев