Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының «Сөембикә» проспектында яңа маршрут җибәрелә

Бу хакта хакимияттә үткән дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Чаллының «Сөембикә» проспектында 10нчы маршрут йөри башлаячак. Аның буенча күп кеше сыйдырышлы яңа автобуслар җибәрергә планлаштыралар. Бу хакта бүген хакимияттә үткән дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте. 

“36 яңа автобус Чаллыга мартның беренче яртысында кайтартылырга тиеш. Аларга ихтыяҗ зур булыр дип уйлыйбыз. Чөнки “Сөембикә” проспкты ул бик озын. Моны истә тотып, 2025 елда биредә иске маршрутларга да зур автобуслар кертәчәкбез ”, - дип белдерде Наил Гамбәрович. 

Мәгълүм булганча, февраль аенда да Чаллыга 10 яңа автобус кайтартылган иде. Аларны Чулман проспекты буенча җибәрделәр. Бу хакта Тулырак монда яздык. 

Шәһәр мэры: «Автобуслар пасажирлар күп булган җирдә йөрергә тиеш», –  дип искәртте һәм җаваплы затларга яңа маршрутлар эшен контрольдә тотарга кушты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев