Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының «Сөембикә» проспектында зур автобуслар йөри башлады

Зур автобуслар кая кадәр бара?

Бүген шәһәрнең "Сөембикә" проспектыннан 10нчы маршрут буенча зур автобуслар йөри башлады. Әлеге маршрут «Горкоммунхоз» муниципаль предприятиесе карамагында. 

Яңа маршрутка шәһәр мэры Наил Мәһдиев старт бирде. Ул автобус йөртүчеләрне пассажирларга карата игътибарлы булырга чакырды.

Унынчы  маршрутта сигез зур  «НЕФАЗ» автобусы йөри. Киләчәктә аларның санын арттыру күздә тотыла.

Маршрут «Мясокомбинат» тукталышыннан башланып, "Сөембикә" проспекты буенча "Хайер корпорациясе" тукталышына кадәр бара. 

Хәрәкәт интервалы 20 минут тәшкил итә. Ул юлдагы хәлгә бәйле рәвештә үзгәрергә дә мөмкин. 

Фотолар шәһәр хакимиятенең телеграмм каналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмәгать транспорты бушлай зур автобуслар