Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БРИКС уеннарында катнашачак Чаллы спортчыларына ничә сум вәгъдә итәләр?

Җиңүчеләрне 29 спорт төре буенча ачыклаячаклар.

12-23 июнь көннәрендә Казанда БРИКС илләренең спорт уеннары үтәчәк.  Анда Чаллыдан да 6 спортчы катнашачак. Алар арасында танылган көрәшчеләр – Рәнис Гыйләҗетдинов һәм Азат Габдрәшитов та бар.

“Без егетләребезнең әле дәрәҗәле ярышларда катнашуына бик шатбыз. Көрәшчеләребез анда зур әзерлек белән барачак. Аларга зур уңышлар теләп калабыз. Кем белә, тора-бара әле бу чара Олимпия уеннары дәрәҗәсенә дә күтәрелер”, - дип белдерде безгә Чаллы көрәш федерациясе рәисе Айдар Нәҗмиев.

Бил алышу осталарыннан кала БРИКС уеннарында Чаллыдан дзюдочы – Нияз Билалов, йөзү остасы – Ралина Гыйләҗева һәм авыр атлетлар – Зөлфәт Гәрәев белән Элкан Квазаевлар да чыгыш ясаячак. 

Мәгълүм булганча әлеге ярышлар – БРИКС икътисади төркемендә катнашучы илләр арасында 2017 елдан башлап оештырыла. Анда 29 спорт төрендә 4500 катнашучы үз осталыгын сынаячак. Уеннарда җиңү яулаган Россия спортчыларына 358,4 мең сум күләмендә акча бирергә планлаштыралар. Икенче урын өчен 179,2 мең сум, ә бронза медаль ияләренә 107,5 мең сум түләргә тәкъдим итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев