Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Черек бәрәңге ашап, 95 яшькә җит әле!»

Тыл ветераны Мәссәрә әби сугыш еллары турында сөйләде.

95 яшен тутырган Мәссәрә әби Шәйхетдинова бүген игътибар үзәгендә. Күптән түгел ул олы кызы белән шифаханәдә ял итеп кайткан. Март аенда балалары һәм оныкларын җыеп, ял итү базасында гөрләтеп юбилеен уздырган. Хәзер Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан котлаулар кабул итә. Кыскасы, кунаклар өзелми. «Арка терәргә дә вакыт юк», – ди тыл ветераны. 

Соңгы елларда аны умыртка баганасы борчый икән. «Утырсаң да авырта, ятсаң да тынгылык бирми», – ди. Шулай да матур күлмәген киеп, ак яулыгын бәйләп, минем белән сөйләшергә чыгып утырды. «Күзләрем начар күрә, колак та ишетми, картайдым инде», – ди. Әмма хәтере сөбхәнАллаһ. Кайсы оныгы кайсы көнне туган, кем кайда яши, кем кая барган – аннан да яхшырак белүче юк. Сугыш еллары да хәтерендә мәңгелеккә уелып калган. 

«Зәй районы Кәдек авылыннан мин. Сугыш ачысын татып үскән бала. Әнкәебез алты бала белән калды. Берсе күкрәк баласы. 5 ел ачлы-туклы гомер иттек», – дип хәтер йомгагын сүтә башлады. Бөек Ватан сугышы башланганда Мәссәрә әбигә нибары 11 яшь була. Сугыш чоры балаларына иртә олыгаерга туры килә. 
«Үлән ашап үстек, кызым. Яз көне колхоз басуыннан чиләк тотып черек бәрәңге эзли идек. Аякта – чабата, су ерып йөрибез. Черек бәрәңгене алып кайтып, төеп, мичтә салам ягып, (утын юк) пешереп ашый идек. Аннан да тәмлерәк әйбер юк иде! Әле ул кортлы, сасыган бәрәңге. Андыйны ашамыйлар бит! Шуны ашап, исән калуыбызга шаккатам. 

Дәвамын «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасыннан укы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев